Росгвардия бүлекчәләре хезмәткәрләре Нурлатта һөнәри бәйрәмнәрен эштә каршылый

2021 елның 27 марты, шимбә

27 мартта Росгвардия гаскәрләренә 5 ел тула.

Ведомстводан тыш сакчылар да кергән Нурлаттагы Росгвардия бүлекчәләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен, һәрвакыттагыча, эш урынында каршы алалар.

Рөстәм Гәрәев ведомстводан тыш сак хезмәте белән күптәннән, 1993 елдан бирле, шәһәр банкларының берсендә идарә итүче булып эшләгән еллардан бирле хезмәттәшлек итә.

“Шушы чордан башлап, объект сагын тәэмин итү гаранты буларак, бүгенге көндә дә алар белән эшләүне дәвам итәм. Бу хезмәт ышанычлылык, өмет, тынычлыкны тәэмин итә. Төнлә электр белән өзеклекләр килеп чыкса да, безнең объект барыбер ышанычлы сак астында - патруль хезмәте күзәтүе астында кала, - дип уртаклашты эшмәкәр,  сүз уңаеннан, ул үз торагын саклауны да бу хезмәткә ышанып тапшырган.

Рөстәм Миңхатыйпович Казанда яши, Нурлатта исә эшкуарлык эшчәнлеге алып бара. Аның алдында серверлары булган дәүләт структуралары һәм башкалар урнашкан офис бинасын саклауны кемгә ышанып тапшырырга дигән сорау тормый.

Рөстәм Гәрәевне барысы да канәгатьләндерә, әмма бу структура алга таба да объектларны видеокүзәтү астына алса, начар булмас иде, ди. Үз милкен саклауны ведомстводан тыш сак хезмәтенә ышанып тапшырган Рөстәм Гәрәев кебекләр безнең районда шактый – 359 объект һәм 193 фатир, гражданнарның яшәү һәм мөлкәтен саклау урыннары Росгвардия сагы астында.

Әмма әлеге структураның бурычлары аз түгел икән – бу җәмәгать тәртибен саклау һәм лицензия-рөхсәт эше дә.

Ведомстводан тыш сакчылык Росгвардия структурасына 5 ел элек кенә керде, әмма ул 70 еллап  эшләп килә. Заманча техник чаралар куллану һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру нәтиҗәсендә, безнең тарафтан инде 10 елдан артык саклана торган объектлардан һәм фатирлардан урлауларга юл куелмады. Безнең бүлек Росгвардиянең мәҗбүри сакланырга тиешле объектларны саклау буенча гына эш алып бармый, шулай ук үзәкләштерелгән күзәтү пультларына тоташтырылган саклык, сак-янгын һәм хәвеф сигнализациясе эшләү турында хәбәрләргә оператив җавап бирә, гражданнар күпләп була торган объектларның террорчылыкка каршы сакланышы буенча мөһим бурычларны үтибез, гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү йөзеннән, урамнарны патрульлек итәбез”, – диде Нурлат районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Илназ Габделвәлиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International