Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары "Игелекле эшләр партиясе" календареның эш проекты кысаларында халыкара театр көненә багышланган "РосКвиз" исемле команда интеллектуаль уенын үткәрделәр.
Уен театрның барлыкка килү тарихын, бу көн традицияләрен, театр эшлеклеләрен һәм сәнгать әсәрләрен белүне күз алдында тота иде. Уен 5 раундтан торды. Катнашучылар 3 командага бүленде.
Интеллектуаль уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны - "Талантлар" командасы, 2 урынны - "Илһам", 3 урынны - "Сокланучылар" командасы алды. Җиңүчеләргә партия тарафдарлары советы рәисе Ольга Пакшина грамоталар һәм призлар тапшырды.