Нурлатта җирле шагыйрьләр катнашында музыкаль-әдәби кичә узды

2021 елның 26 марты, җомга

Чарада популяр һәм шул ук вакытта Нурлат укучыларына таныш булмаган авторларның шигырьләре һәм җырлары яңгырады.

Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе оештырган «Шигърият дөньясында буыннар бәйләнеше» дип исемләнгән иҗади кичә узды. Әдәби кичәгә актив авторлар, «Дуслык» район газетасы каршындагы «Нурлы як» әдәби берләшмәсе әгъзалары Сәкинә Хәйруллина, Фәүзия Мөхәммәтова, Әлфия Төхвәтуллина, Роза Сабирова, Айгөл Гатина һәм башкалар чакырылган иде. Нурлатлылар аларның иҗаты белән якыннанрак таныша алдылар, илһамлы шигырьләр, шулай ук җирле талантлар башкаруында җырлар яңгырады. Чулпаннан  тыл хезмәтчәне, шагыйрә, Мөнәвәрә Усманова иҗатына аерым урын бирелде. Ул бүген Яр Чаллыда кызы янында яши, әмма туганнары һәм оныклары аша укучыларга җылы теләкләрен җиткерде. «Безнең чарада балалар да катнашты. Алар үзләренең әниләренең, әби-бабаларының шигырьләрен укып кына калмадылар, бәлки безнең талантлы якташларыбыз, аларның бай иҗаты белән дә таныша алдылар. Балалар җирле шагыйрьләрне белергә тиеш, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында бу бигрәк тә актуаль», – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова. Әдәби-иҗади кичә җылы һәм күңелле атмосферада узды һәм катнашучыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International