Нурлат районында «Торак-2021» янгынга каршы профилактик операциясе үткәрелә

2021 елның 26 марты, җомга

Ел башыннан бирле район территориясендә 23 янгын чыккан, шуларның 21е – торак секторда. Билгеле булганча, аларда 2 кеше үлгән.

Аномаль салкыннар чорында корылмаларны җылыту теләге аркасында, берничә кешенең биләмәләрендә янгын чыкты. Гыйнвар аенда, мәсәлән, шул сәбәпле, Чияле Аландагы йорт хуҗалыгында гараж янган. Февраль аенда шәһәрдә берәү гараж капкаларын җылыту, максатыннан  бинада ут кабызган, нәтиҗәдә янгын чыккан. Март аенда шикәрчеләр бистәсендә шулай ук ут белән саксыз эш итү аркасында гараж янып беткән. Мондый статистиканы районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Әлмарис Талипов китерде.

“Бүгенге көндә янгыннар һәм аларның нәтиҗәләрен киметү, торак секторда кешеләрнең янгыннан һәлак булуын киметү максатыннан, «Торак-2021» операциясе үткәрелә. Әлеге операция вакытында янгынга каршы профилактик эш активлаштырыла. Бу максатларда янгын чыгуны хәбәр итүче җиһазларны урнаштыру да зур нәтиҗәлелек бирә. Шул ук вакытта көннәр җылыну белән башка куркыныч та барлыкка килә: түбәдән төшкән авыр кар, электр чыбыгына зыян китерергә мөмкин, шуның аркасында электр челтәрендә өзеклекләр килеп чыга, нәтиҗәсе янгын белән тәмамлана. Шулай ук, дым эләкмәс өчен, электр үткәргечне монтажлау урыннарында изоляцияне тикшерергә кирәк”, - дип билгеләп үтте янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы  Әлмарис Талипов,  аларны ул торак бинада да, кыйммәтле мөлкать саклана торган урыннарда да сарай, гаражларда урнаштырырга тәкъдим итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International