Бүген Нурлат аграр техникумы базасында «Театр яктылыкка илтә» дип исемләнгән театр конкурсы узды, анда республиканың 8 районыннан килгән коллектив катнашты.
Быел да традицион бәйге Нурлатта, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев туган якларында узды. Жюри хөкеменә катнашучылар танылган татар язучылары әсәрләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр.
Иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Лениногорск нефть техникумы командасы яулады, 2 нче урында-Нурлат аграр техникумы студентлары, 3 нче урынны Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Яр Чаллы шәһәре техникумы бүлеште