Яшь нурлатлылар Коръән укуда көч сынашты

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә Коръән укучылар арасында бәйге узды.

Анда 15 яшькә кадәрге, ислам нигезләре буенча белем алучы 150гә якын бала катнашты. Компетентлы жюри балаларны өч номинация буенча бәяләде: 6 яшькә кадәр, 10 һәм 15 яшькә кадәр.

Нурлаттан Фирдания Гыйләҗева үзенең оныклары Нияз белән Риназга көч биреп торырга килгән. Аларны өйдә әниләре дин нигезләренә өйрәтә икән, шулай итеп, алар конкурсның барлык этапларын уңышлы үтеп, үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Ә менә шәһәр гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Шамил Сафин гарәп телен һәм сүрәләрне 1 нче сыйныфтан өйрәнә. Хәзер, җирле дини курсларга йөрүдән тыш, Мәдинә университетында эшләүче гарәп укытучыларыннан да дәресләр ала.

Конкурс малайлар һәм кызлар өчен аерым ике мәйданчыкта узды. Алар барысы да яхшы белем дәрәҗәсен күрсәттеләр. Чара ахырында оештыручылар барлык катнашучыларны грамоталар һәм татлы бүләкләр белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International