Татарстан Республикасы халыклары телләре белән танышу буенча илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында Халыклар дуслыгы Йорты командасы мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән очрашулар оештыра.
Шушы көннәрдә шундый очрашу Нурлат шәһәренең «Баланың үсеше үзәге – балалар бакчасы» балалар бакчасында узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әңгәмәдә Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре билгеләп үткәнчә, безнең район территориясендә яшәүче халыкларның милли телләренә сакчыл карарга, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә кирәк. Алар балаларны «туган тел» төшенчәсе белән дә таныштырдылар, аны ни өчен шулай атауларын аңлаттылар һәм кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләделәр.
Шулай ук Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре халык уеннары һәм биремнәр әзерләделәр, аларда балалар актив катнаштылар, җырладылар, биеделәр һәм уйнадылар.