Нурлатта тыл хезмәтчәне Евгения Белованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бүген Нурлат шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Евгения Федоровна Белова 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән ул иң җылы теләкләрен җиткерде һәм аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды.

Евгения Федорованың балачагы сугыш елларына туры килә. Ул күп балалы крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Кечкенә генә бу кызчыкның да хуҗалыкта үз вазыйфалары була. Шул ук вакытта укучылар колхоз кырларында да эшли. Кичләрен керосин лампалары яктысында сугышчыларга фронтка җибәрергә оекбашлар перчаткалар бәйлиләр.

"Авыр булды, хәлдән тайдык, ләкин барысының да теләге бер иде - тизрәк сугыш тәмамланса иде. Бу көн дә килеп җитте.  Кешеләр сөенде, бәхеттән елады, - дип искә ала Евгения Белова.

1949 елда Женя урта мәктәпне тәмамлый, Мәләкәстәге укытучылар институтына укырга керә, Ульяновск дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Юнәлеш буенча Ульяновск өлкәсендә эшли. 1961 елда гаиләсе белән Нурлатка күчеп килә. Мәктәп-интернатта завуч булып эшли. Ә 1963 елда яңа төзелгән 1 нче мәктәпкә биология укытучысы булып эшкә күчә, анда 40 ел эшли.

Евгения Федоровна гомер буе көчен кызганмый хезмәт куя: педагогик стажына 50 ел, хезмәт ветераны, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале белән бүләкләнгән. Евгения Федоровнаның балалары да тәрбияле, белемле, игътибарлы. Әйе, тормышта үз бәхетен тапкан икән, сугыш елларында ныклы, максатчан, чыныктырылган, үзенчәлеге хезмәт сөючәнлек булып торган характер нәтиҗәсе. Евгения Федоровна бүгенге көндә дә үз хезмәте белән яши, тормышы шатлык китерә, ул кунакчыл, һәр үткән көнгә сөенеп гомер итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International