Бүген «Киләчәк» иҗат үзәгендә шахмат буенча «Акыл көче» дигән район турниры узды. Анда 4 яшь категориясендә 60лап шахматчы катнашты: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 7-11 һәм 12-17 яшьлек укучылар, педагоглар. Тантаналы ачылышта катнашучыларны район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина сәламләде.
Ул әлеге интеллектуаль спорт төренең мөһимлеген билгеләп үтте, катнашучыларга бары тик яхшы нәтиҗәләр генә теләде. Турнир әйләнә системасы буенча узды, һәр партиянең нәтиҗәсе һәр катнашучының күнекмәләренә һәм осталыгына бәйле. Компетентлы җюри әгъзалары көрәш барышын күзәттеләр һәм аклы-каралы такталардагы көрәшне бәяләде. Шәһәрнең 4нче мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Игорь Буланов шахмат уенын 3 елга якын уйный. «Башта мине әти шахмат уйнарга өйрәтте, аннары мин «Грани» мәдәни-ял үзәгендә шахмат түгәрәгенә йөри башладым. Миңа бу уен бик ошый», - дип уртаклашты яшь шахматчы. Турнирда ул 2 нче урынга лаек булды, җиңүчегә бары тик берничә балл белән генә оттырды.
Җиңүчеләр һәм призерлар конкурсны оештыручылардан грамоталар белән бүләкләнде, катнашучылар үзләре дә турнирның традиционга әйләнүенә өмет белдерделәр.