Шәһәр мәдәният сараеның кече залында район Башлыгы каршындагы эшмәкәрлек буенча Совет утырышы узды. Аны район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов алып барды.
2020 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары турында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Руслан Шәмсетдинов чыгыш ясады.
Эшмәкәрләр шулай ук агымдагы елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар, район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Марсель Гәрәевның реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм рөхсәт алу кагыйдәләре турындагы докладын тыңладылар.