Нурлатта хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде.

Көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылган иде. РФ ҖҮФХИнең ТР буенча идарәсенең Нурлат муниципальара ФКУ начальнигы Радим Хәмидуллин иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән гражданнарны эшкә урнаштыру буенча алып барылган эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар турында мәгълүмат бирде.

Ябылган оешмаларның архив документларының сакланышын тәэмин итү буенча район Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Лилия Закированы тыңладылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Зәйниев исерек хәлдәге затларның җинаять кылуына бәйле оператив хәлләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International