Салдакайда һәлак булып калганнар турында хәбәрнамәләр тапшырылды

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Традицион «Хәтер Маршы-2021» патриотик акциясе Салдакайда дәвам итте.

Биредә әле һаман да сугышта хәбәрсез югалган дип саналган Салдакай, Абрыскино һәм Якушкино авылында яшәүчеләрнең туганнары һәлак булулары турында тагын ике йөзгә якын хәбәр туганнарына тапшырылды. Кайберәүләре, 70кә якыны, шунда ук адресатларына  тапшырылды да. Алар арасында Салдакайда яшәүче Сәвия Шәйдуллина берьюлы 6 туганының һәлак булып, кайда җирләнүе турында хәбәр алды.

Авыл халкы белән очрашуда «Хәрби дан клубы» Татарстан ассоциациясе рәисе, Бөек Ватан сугышы Казан музей-мемориалының фәнни хезмәткәре Михаил Черепанов, «Легенда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин һәм тарихи хәтерне саклап калу өчен мондый чараларның мөһим ролен билгеләп үтүче башка кунаклар да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International