Нурлат шәһәре депутатлары Нурлатта чираттагы сессиядә катнашты

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Сессиянең көн тәртибенә 4 мәсьәлә чыгарылган иде.

Бүген Нурлат шәһәре Советы рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә VIII сессия узды. Депутатлар «Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең 2020 елга бюджеты үтәлеше турында хисап тыңладылар, 2021 елга муниципаль берәмлек бюджетына үзгәрешләр кертү турында карар кабул иттеләр. Шунда ук «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлеге казнасының мөлкәте турында һәм муниципаль районда Җәмәгать тыңлауларын, җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәләр расланды.

Һәр мәсьәлә буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International