Нурлат муниципаль районы Советының чираттагы сессиясе узды

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Сессиядә депутатлар мөһим мәсьәләләрне карадылар.

Бүген Нурлат муниципаль районы Советының сигезенче сессиясе булды. Депутатлар район Советы рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә берничә мөһим мәсьәләне карадылар.

Нурлат муниципаль районының 2020 елга бюджет үтәлеше һәм 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында хисап белән финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнүзә Сәгыйрова чыгыш ясады. Шулай ук депутатлар бертавыштан Нурлат муниципаль районы Советының «2021 елга «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында», «Муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе турында» һ. б. карарларына үзгәрешләр кертү турында карар кабул иттеләр.

Сессиядә шулай ук Нурлат муниципаль районының торак пунктларында су белән тәэмин итү объектларын рәсмиләштерү һәм эксплуатацияләүче оешмага беркетү буенча юл картасын һәм Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибен расладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International