Аларның теләген аңлату бик гади – билгесезлек туйдырган.
Менә Чияле Аланда яшәүче ирле -хатынлы Елена Петрова һәм Николай Леваков та фельдшер- -акушерлык пункты мөдире Валентина Яманованың прививка ясатырга дигән тәкъдименә риза булганнар. Өстәвенә, сишәмбе көнне алар авылында күчмә вакцинация оештырылган иде. “Без, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр буларак, инфекция белән бәйле барлык режимнарны үтәргә тырышабыз. Шуңа күрә авырмадык та. Ләкин телевизордан еш кына монда кайдадыр бу авырудан кешеләрнең вафат булганлыгы турында ишетергә туры килә. Курку туйдырды. Мондый вәзгыять инде бер ел дәвам итә”.
Елена Алексеевна һәм Николай Сафроновичтан тыш, бу көнне Чияле Аланда яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк тагын 25 кеше коронавируска каршы прививка ясатты.
Вакцинацияне шәхси тәртиптә да, шулай ук тулаем коллективлары белән дә алалар, мәсәлән, газ хезмәте, социаль хезмәткәрләр, ә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр һәм персонал 100 процент составта прививка ясатканнар.
Эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова әйтүенчә, якын арада чираттагы вакцина партиясе килер дип көтелә. Димәк, шәһәр халкы һәм авыл халкы тагын да күбрәк профилактик прививка алачак.