Нурлатта коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Бүген коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды. Ул район Башлыгы, коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узды.

Көн тәртибенә 3 мәсьәлә куелган иде, беренче һәм икенче мәсьәлә буенча район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рүзәл Гыйлаҗев чыгыш ясады. Ул керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү, белешмәнең тиешле формасын тутыру, шулай ук сайтларның адреслары һәм андагы мәгълүмат турында белешмә бирү хакында сөйләде. Муниципаль учреждениеләрне һәм җирле үзидарә органнарын тикшерү барышында нинди җитешсезлекләр булуы турында Нурлат районы Контроль-хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимова сөйләде. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәр мәсьәлә буенча тиешле күрсәтмәләр бирде, безнең районда коррупция фактларына юл куймау мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International