Ришат Исхаков районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп билгеләнде.
Ришат Әфкать улы Исхаков 1977 елда ТАССРның Октябрь районы Кычытканлы авылында туган. 1999 елда Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария академиясен, 2017 елда - А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетын тәмамлый.
1999-2005 елларда I категорияле зоотехник, Нурлат районы авыл хуҗалыгы идарәсендә әйдәп баручы зоотехник, «Вита» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе булып эшли. Аннан соңгы елларда «Нурлат сөте» ҖЧҖендә, «МАКОЙЛ» ЯАҖендә һәм Казан шәһәре предприятиеләрендә төрле вазыйфаларда хезмәт куя.