Нурлатлылар түләүсез юридик ярдәм ала алачак

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

26 мартта "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Хәмәдиев ур., 19 йорт) халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чираттагы Бөтенроссия кабул итү көне узачак.

Кабул итү дистанцион форматта (телефон аша, Skype, Viber, WhatsApp) үткәреләчәк. 8:00дән 15: 30га кадәр нурлатлылар нотариус, Пенсия фонды белгече, адвокат, суд приставы һәм "ТР БТИ"АҖ Нурлат филиалы юрисконсультыннан бушлай консультация ала.

Язылу 2-28-24 яки 8-9376290038 телефоны буенча.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнендә кабул итү графигы

2021 елның 26 мартында

Пенсия фонды белгече   8:00-09:30

Суд приставы   9:30-11:00

Нотариус             11:00-12:30

“ТР БТИ " АҖнең Нурлат филиалы

юрисконсульты       14:00-15:30  

Адвокат                  12:30-14:00

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International