23 мартта «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең opriemnaya116 Instagram-аккаунтында экспертлар республикада өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын гамәлгә ашыру һәм яхшырту мәсьәләләрен күтәрәчәкләр. Эфир сәгать 10.00да башлана.
Экспертлар булып ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясаячак. Фикер алышу тәмамланганнан соң турыдан-туры эфирда катнашучылар 11.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итәчәкләр. Программа «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында тормышка ашырыла. 8(843)238-10-00 телефоны буенча гражданнарны кабул итүгә алдан язылу башланды. Шулай ук WhatsApp (8-987-205-00-63), 8-800-2016-00 кайнар линия телефоны («Минем депутат» порталы) буенча сорауларны калдырырга һәм op@tatarstan.er.ru электрон почтасына язарга мөмкин.