Яшь нурлатлылар республика тарихи конкурсы җиңүчеләре булдылар

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Кичә Казанда ТР Иҗтимагый палатасы «Татармультфильм» студиясе белән берлектә оештырган «Туган як тарихы-Ватан тарихы» тикшеренү проектларының республика тарихи – туган якны өйрәнү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Конкурска бөтен республикадан 600дән артык эш керде. Җиңүчеләр арасында яшь нурлатлылар Вячеслав Литта, Самира Сәйфетдинова һәм Диана Садыйкова да бар. Вячеслав һәм Диана «Туган якка мәхәббәт һәм иң яхшы тикшеренү проекты», Самира – «Иң яхшы тикшеренү проекты» номинацияләрендә уңышка ирештеләр.

Чара кысаларында, балалар  «Ревиз әкиятләре. Архив эше» тулы метражлы анимацион фильмның премьерасын тәкъдим итүдә катнаштылар. Соңыннан аның режиссеры Сергей Киатров белән аралаштылар. Фоторәсемгә төшү һәм истәлеккә автограф балалар өчен зур бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International