Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре "Этномерч" проектын тормышка ашыруны дәвам итә

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Бу юлы очрашу Якушкино мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары белән узды. Милли кием - ул үз халкының традицияләре һәм тарихы турында күп белемнәр өйрәтүче үзенчәлекле китап. Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре дә күргәзмә мисаллар һәм кызыклы квиз аша балаларга Идел буенда яшәүче халыклар, аларның милли киемнәре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.

Балаларга шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы тарафыннан әзерләнгән милли баш киемнәре турында видеоролик тәкъдим ителде. Барысы да фикер алышуларда актив катнаштылар, ә иң актив һәм зирәк укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International