Иске Чаллыда җирле авторларның иҗатына багышланган шигърият кичәсе узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Иске Чаллыда яшәүчеләр чираттагы мәртәбә шигъри юлларның матурлыгына соклану, җирле авторларның иҗатын тыңлап ләззәтләнү  мөмкинлеген алды.

Бөтендөнья шигърият көнендә китапханәдә авыл халкы өчен «Шигырьләр язам, бу бәхет түгелме?» дигән чара узды. Чара җирле шагыйрь, «Мин синең белән шигырьләр аша сөйләшәм...» җыентыгы авторы Александр Арзамасцев иҗатына багышланды. Шигърият кичәсендә авторның үзе һәм авылдашлары башкаруынданда  шигырьләре яңгырады.

"Моннан тыш, якташларыбыз Валентин Бурайкин, Юрий Иванов һәм Ольга Рудакова сүзләренә язылган туган авыл турында җырлар башкарылды. Очрашу барлык катнашучыларда да бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм күпләр өчен искиткеч һәм кызыклы ачыш булды», – дип уртаклашты Иске Чаллы китапханәсе мөдире Лидия Айкина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International