Нурлатның 3 нче мәктәбендә Форпост вәкилләре наркотикларга каршы тематикага багышланган түгәрәк өстәл үткәрделәр

2021 елның 21 марты, якшәмбе

Шушы көннәрдә "Форпост" үзәге хезмәткәрләре 3 нче шәһәр мәктәбендә "Яшьләр. Закон. Наркотик" дип аталган наркотикларга каршы юнәлештә түгәрәк өстәл уздырдылар. Мәктәпкә кунак буларак район хастаханәсенең табиб-наркологы С.И.Федотов, дәүләт наркоконтрольнең өлкән оперуполномоченные, полиция майоры С.Ю.Гнусарев, "Сугышчан туганлык" оешмасы әгъзасы, эзтабар Ю.Э. Кузьмин килде. бары тик милләт сәламәт булганда гына җәмгыять сәламәт була дигән фикергә килделәр. Әмма, тамырларыбызны, тарихыбызны, бүгенге тыныч күк йөзен бүләк иткән каһарманнарыбызны искә алып, саклап кала алган рухи сыйфатларыбыз булмаса, физик, психик яктан да, үзеңне социаль яктан сәламәт итеп тою мөмкин түгел. Укучылар актив рәвештә сораулар бирделәр, ә 9 сыйныф укучысы Тимур Романов таихи казу эшләрендә катнашучылар тапкан Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы каберенә ничек баруы турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International