Нурлат хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре Нурлат шәһәре предприятиеләре, оешмалары коллективлары белән очрашулар үткәрәләр, аларда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең өстенлекләре турында сөйлиләр.
Шушы көннәрдә Нурлат хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова авыл мәдәният йортлары, китапханә мөдирләре, шулай ук "Грани" үзәге, район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге хезмәткәрләре белән шундый очрашу үткәрде. Исегезгә төшерәбез, Нурлат районында вакцинация ясау актив рәвештә бара, бу атнада шулай ук Чияле Алан авылына барып вакцинация ясау оештырылган иде, анда бу баруда авылның 25 кешесе прививка ясатты.