Начар метеорологик күренешләр көтелми.
2021 елның 20 мартында кчке 6дан алып 21 мартта кичке 6 кичке 6га кадәр
Казанда: аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнбатыштан, көндез көньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән, секундына 5-10 метр тизлектә җил, көндез урыны белән 13м\с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-9˚. Һаваның максималь температурасы көндез 0..-2˚. Юлларда бозлавык саклана.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Көндез көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә җил, көндез җилнең тизлеге 13 м/сга кадәр. Төнлә минималь температура -6...-9˚. Көндез һаваның максималь температурасы 1..-3˚. Юлларда бозлавык саклана.
Көнбатыш Кама Аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнбатыштан көндез 5-10 м/с тизлектә, көндез көчәйгәндә 13 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә минималь температура -5...-8˚. Көндез һаваның максималь температурасы 0..-3˚. Юлларда бозлавык.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнбатыштан, көндез көньяк-көнбатышка таба юнәлеше үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, көндез урыны белән 13 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10˚. Һаваның максималь температурасы көндез 0..-4˚. Юлларда бозлавык.
2. Гидрологик хәл
Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су биеклеге 50,52 м ( +1 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м.
Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су биеклеге 63,17 м (+8 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,9 м.
Түбән Кама ГЭСында түбән бьефның дәрәҗәсе 50,84 м (-54 см), югары критик дәрәҗә билгесе 60 м.
Дүрт боз кичүе эшли.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу фаразы.
3.1. Гадәттән тыш хәлләрнең техноген чыганаклары.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле рәвештә, федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге трассаларда статистик мәгълүматларны анализлауны исәпкә алып, юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле хәлләр һәм гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү ихтималы арта.
Фаразланган метеорологик күренешләр, шулай ук аварияләрнең сезонлы артуы, электр челтәрләре, коммуналь челтәрләрнең искерүе сәбәпле, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларында (суүткәргеч һәм канализация челтәрләре, җылылык, электр һәм газ белән тәэмин итү системалары) һәлакәтләр барлыкка килү ихтималы арта.
Фаразлана торган метеорология күренешләре, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, мич һәм электр җиһазларының төзексезлеге, ут белән саксыз эш итү сәбәпле, техноген янгыннарның барлыкка килү куркынычы арта.
Торак секторда газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә көнкүреш газы шартлау ихтималы бар.
Технологик режимны бозу һәм куркынычсызлык техникасын үтәмәү нәтиҗәсендә потенциаль куркыныч һәм җитештерү объектларында авария хәлләренең барлыкка килү куркынычы саклана.
Көндезге сәгатьләрдә һаваның уңай температурасы уңай булу сәбәпле, язгы сулар белән җирлектәге һәм урам-юл челтәрендәге түбәнлектә урнашкан участокларны су басу белән бәйле хәлләр килеп чыгу ихтималы бар.
Чистай һәм Түбән Кама электр челтәрләре объектларында эшләр башкарылуга бәйле рәвештә «Челтәр компаниясе» ААҖ хәбәр иткәнчә, I категория кулланучыларны электр белән тәэмин итү һәм халыкның тормыш эшчәнлеге шартларын тәэмин итүче предприятиеләрне электр белән тәэмин итү эшендә өзеклекләр килеп чыгу ихтимал.
3.2. Гадәттән тыш хәлләрнең биологик-экологик һәм социаль чыганаклары.
Биналар һәм башка объектларның түбәләреннән кар һәм боз катламнары төшү, шулай ук биналар элементларының һәм киң катламлы конструкцияләрнең җимерелүе белән бәйле хәвеф-хәтәрләр бар.
Кар массаларының елга үзәннәре, чокырлары, карьерлары, тимер юл насыйплары, күперләр, карьерлар диварлары һәм төзелеш котлованнары (ягъни 25 м.дан артык һәм 12 градустан артык булган участокларда) текә катламнарыннан төшү ихтималы бар.
Кешеләрнең табигый мохиттә ориентирларын югалту куркынычы бар, шул исәптән туристлык маршрутларына һәм спелеологик объектларга рөхсәтсез үзлектән төшү очракларында.
Кешеләрне сөрем газы, мичне һәм газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозганда, яисә аларның төзек булмау аркасында, шулай ук гаражларда автомобильләрдән файдаланганда куркынычсызлык чараларын үтәмәгәндә агулану ихтималы саклана.
COVID-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның яңа очракларын ачыклау ихтималы саклана.
2020 елның 19 декабрендә Алабуга муниципаль районының Танай авыл җирлеге территориясендә унике кыргый кабан үләксәсе табылган. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының КЧС һәм ОПБның 2020 елның 20 декабрендә кабул ителгән 16-20 номерлы «Алабуга муниципаль районы территориясендә африка чумасы вирусының таралуын кисәтү чаралары турында» карары нигезендә муниципаль район территориясендә югары әзерлек режимы кертелде.
2020 елның 25 декабрендә Зәй муниципаль районының Багряж һәм Карамалы аучылык хуҗалыгы территориясендә африка чумасы геномы очраклары ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының КЧС һәм ОПБның 2020 елның 25 декабрендә кабул ителгән 32 номерлы 25.12.2020 «Зәй муниципаль районы территориясендә африка чумасы вирусының таралуын кисәтү чаралары турында» карары һәм Зәй муниципаль районы Башлыгының 25.01.2020 ел № 223 карары белән белән муниципаль район территориясендә югары әзерлек режимы кертелде.
21.01.2021 Әлмәт муниципаль районының Ямаш аучылык хуҗалыгы территориясендә кыргый кабан биоматериалын тикшергәндә Африка чумасы геномы ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә «Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә кыргый кабан дуңгызлары африка чумасы авыруы буенча аларның иминлексезлеге һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә чикләүләр (карантин) билгеләү турында» 2021 елның 26 гыйнварындагы ПУ-56 номерлы Указы белән эпизоотик чыганак территориясендә чикләү чаралары кертелде.
Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан, инфекция табылу факты буенча, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 31.05.2016 ел, №213 «Дуңгызларда африка чумасы очракларын таратуга һәм бетерүгә юнәлдерелгән профилактик, диагностик, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыру, карантин һәм башка чикләүләрне билгеләү һәм бетерү кагыйдәләрен раслау турында» боерыгы нигезендә, оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары үткәрелә.
Үткән тәүлектә метеорологик вәзгыять узган тәүлеккә уңайсыз метеорологик күренешләр: бозлавык, төнлә һәм иртән томан фаразлана. Фараз өлешчә акланды. Узган тәүлектә республикада кар яву урыны белән болытлы һава торышы күзәтелде. Төнлә аерым районнарда буран булуы билгеләп үтелде. Кичә көндез иң югары температура -2 +2˚, булды. Бүген төнлә минималь температуралар -2..-6˚.