«Сәләт» балалар сәнгать мәктәбендә Кырымның Россия белән кушылуы көненә багышланган концерт-тематик программа узды. Шушы көннәрдә Кырымда һәм Севастопольдә гомумхалык референдумын уздырганга 7 ел тулды, аның нәтиҗәләре буенча РФ составына федерациянең ике субъектын кертү турында килешү имзаланды. Бу уңайдан районда төрле тематик чаралар үтте. Балалар сәнгать мәктәбендә концерт барышында яшь нурлатлылар Алексей Жирновка, Всеволод Кузьминга, Валентина Совковка һәм Анна Тарасовага Россия Федерациясе гражданинының төп документын - паспортларын тапшыру булды. Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Румия Фәтхетдинова паспортларны тапшырганда балаларны тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән котлады. «Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булып үсегез, яхшы укыгыз, белем алыгыз һәм безгә Нурлатка кайтыгыз. Без сезгә һәрвакыт шат. Без сезне һәрвакыт көтәбез», - диде ул аларга изге теләкләр белән.
Тамашачылар педагоглар һәм сәнгать мәктәбе укучылары башкаруындагы матур һәм моңлы җыр һәм биюләрдән ләззәт алдылар.