Нурлатта "Төнге хоккей лигасы" җиңүчеләре билгеле булды

2021 елның 20 марты, шимбә

Нурлат муниципаль районының ир-атлар һәм һәвәскәрләр командалары арасында хоккей чемпионатында 4 команда катнашты.

Кичә «Ледок» Спорт мәктәбенең боз аренасында ир-атлар командалары арасында «Төнге хоккей лигасы» чемпионатының йомгаклау матчы узды. Хоккейчыларны ачылу тантанасында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов сәламләде.

Ел башыннан бирле уздырылган «Төнге хоккей лигасы»нда Нурлатның 4 командасы катнашты.  Соңгы уенда бозда «Ледокол» һәм «Айсберг» командалары очрашты. Мавыктыргыч һәм кызыклы уен күп санлы җанатарларга бик күп дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итте.

Матч җиңүче командаларны бүләкләү белән тәмамланды.  «Төнге хоккей лигасы» чемпионы исеменә «Ледокол» лаек булды.  Икенче урында - "Айсберг”, өченчедә – “Боз акулалары".  Уенчылар район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары, медальләр, кубоклары һәм акчалата бүләкләренә лаек булдылар.

Монда ук иң яхшы уенчыларны да билгеләп үттеләр:

 

“Иң яхшы бомбардир" – Рәмис Локманов ("Ледокол");

 

“Иң яхшы сакчы" – Илгиз Галиев ("Айсберг")

 

“Иң яхшы капкачы” – Сергей Кретов ("Боз акуллары")

 

“Тамашачылар мәхәббәте призы” – Дмитрий Михеев ("Пегас")

 

“Иң яхшы судья" – Игорь Тарасов.

Ә чемпионатның бер генә матчын да калдырмаган Рәмзия Гозәерова «Хоккейга тугрылык өчен» махсус призына лаек булды. Чемпионатта аның ике улы-Рәмис һәм Марсель Гозәировлар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International