Бикүле мәктәбендә шахмат зонасы булдырылды

2021 елның 20 марты, шимбә

Хәзер Бикүле укучыларының шахмат уенын үзләштерү мөмкинлеге тагын да күбрәк булачак: «Мәгариф» милли проекты кысаларында биредә тантаналы шартларда шахмат зонасы ачылды.

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналарын җиһазлау «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Би күле яшьләренә дәрестән тыш ял итү өчен мөмкинлекләр булдыру идеясе белән район Советы депутаты, Нурлат муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Линар Маняпов һәм Бикүле авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Алсу Шакирова чыктылар.

Алар шахмат зонасын җиһазлауга шәхси өлешләрен керттеләр, тантаналы чарада мәктәпкә 6 шахмат комплекты, шулай ук шахмат уены буенча ике дәреслек бүләк иттеләр. Чарада шулай ук Бикүле авыл җирлеге Советы депутатлары Рияз Садыйков һәм Илназ Җамалетдинов та катнашты.

Кунаклар бу шатлыклы вакыйганы укучылар белән дә уртаклаштылар, аларга шахмат уеннары серләрен тизрәк үзләштерү теләген тапшырдылар. Укучылар да бик ныклап әзерләнде: тиешле тематикалы костюмнар тектеләр, әлеге мавыктыргыч уенның тарихын, шигырьләр сөйләделәр.

"Мәктәпнең шахмат уенында җиңү тәҗрибәсе бар инде: берничә ел элек Илүзә Мирсәитова спортның бу төре буенча республика конкурсы финалына чыкты. Хәзерге укучылар арасында да һәвәскәрләр бар, әмма хәзер шахмат зонасы барлыкка килгәч, алар бу уенга тагын да күбрәк игътибар бирәчәкләр һәм яңа җиңүләр яулаячаклар”,- диде Алсу Шакирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International