Нурлатта кышкы спорт сезоны ябылуга багышланган чаңгы ярышлары узды

2021 елның 20 марты, шимбә

Йомгаклау ярышларында 200 гә якын спортчы катнашты. "Ак Барс" - бүген чын-чынлап спорт бәйрәменең үзәге булды. Биредә спорт сезонын ябуга багышланган чаңгы ярышлары узды. Төрле дистанцияләрдә 200 гә якын чаңгычы үзләренең җиңүгә омтылышларын күрсәтте һәм бик яхшы формада булуларын исбатлады. Район чаңгычылары сезон ябылуга бик яхшы нәтиҗәләр белән килделәр. Яшь чаңгычыларга Спорт разрядларын тапшыру моңа дәлил булды. Шулай итеп, шәһәрнең 8нче номерлы мәктәбе һәм Иске Чаллы мәктәбе укучылары 2 һәм 3 өлкән разрядка лаек булдылар. Аларга разрядлар бирелү турында сертификатларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина тапшырды.

Ярышларда нурлатлылар белән бергә Аксубай, Әлки һәм Чистай районнары чаңгычылары да катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр белән бергә призлар да алдылар. Бүгенге ярышларның иганәчеләре булып «Флорина», «Балыкчы йорты» һәм Нурлат автотранспорт предприятиесе чыкты.

Сезон рәсми рәвештә ябылса да, спорт үзәге үз эшен элеккеге режимда дәвам итә. Кар эри башлаганчы чаңгыда шуарга  була әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International