Утырышта мөһим мәсьәләләр каралды. Бүген Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә наркотиклар куллануга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда 2020 елга йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар куелды. Биредә шулай ук яшьләрнең ял итү урыннарында наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау буенча эшнең торышы турындагы доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Леонид Гаврилов чыгыш ясады. Леонид Валерьевич билгеләп үткәнчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләр тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 25 җинаять ачылган, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 җинаятькә кимрәк. Нурлат район хастаханәсенең табиб-наркологы Семен Федотов катнашучыларга наркотикларга бәйле кешеләрне ачыклау, дәвалау һәм реабилитацияләү өлкәсендә наркология кабинетының эше турында мәгълүмат бирде. 1 мартка наркологта диспансер исәбендә 114 наркотик кулланучы тора. Семен Ильич билгеләп үткәнчә, соңгы елларда наркотик матдәләр кулланучы яшүсмерләр саны кимегән. Утырышта шулай ук яшьләр арасында наркотиклар куллануга каршы пропагандага тарту һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү буенча яшьләр парламенты эшчәнлеге, шулай ук Нурлат муниципаль районы территориясендә наркотиклар куллануга каршы эш алып бару турында мәсьәләләр каралды.