Кичә “Киләчәк” иҗат үзәгендә узган “Без бергә” фестивале зур һәм якты бәйрәмгә әверелде. Быел традицион конкурс Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Фестивальне үткәрү көне дә очраклы гына сайланмаган – ул 18 мартта, Кырымның Россия белән кушылуы көнендә узды. 300дән артык катнашучы 7 номинациядә үзләренең талантлары белән җюри әгъзаларын гаҗәпләндерде. Биредә халык һәм инструменталь ансамбльләр, җырчылар, бию коллективлары, мода театры, сәнгатьле укуны яратучылар һ.б. лар чыгыш ясады. Иҗади гаиләләр өчен дә номинация булды. Нәкъ менә шушы номинациядә Короткиннар гаиләсе чыгыш ясады, аларның башкаруында "Туган тел" җыры яңгырады. «Мин үзем дә балачактан җырлыйм, кызым, оныкларым да җырларга ярата. Җырны бергәләп сайладык, нәкъ менә шушы җырга тукталдык, чөнки тиздән Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне җитә бит», – дип уртаклашты Гөлсинә Минхәирова, ул сәхнәгә кызлары һәм оныклары белән чыкты.
Музыкаль һәм бию номерларыннан тыш, жюри хөкеменә «Россия сувенирлары» дип исемләнгән декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Жюри әгъзаларына тырышырга туры килде, чөнки мондый күп сандагы катаншучылар арасыннан җиңүчеләрне сайлау - җиңел бурычлардан түгел иде. Шуңа да карамастан, нәтиҗәләр ясалды, призерлар һәм җиңүчеләр грамоталар алды, ә аларның иң яхшылары безнең районны Болгарда узачак зона этабында тәкъдим итәчәк.