Бүген шәһәрнең 3нче мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары өчен бердәм дәүләт имтиханы узды. Мондый имтиханнарны үткәрүнең максаты-ата-аналарга БДИның ничек узуын, балаларының нинди шартларда имтихан тапшыруын күрсәтү. Металлорамка аша узу, аудиторияләр буенча бүленү, оештыручыларның котлау сүзләре, махсус бланклар тутыру һәм биремнәрне үтәү-өлкәннәр имтиханның барлык этапларын да үттеләр. Бу көнне имтихан тапшыруда 20гә якын ата-ана үз көчләрен сынап карарга булды.
“Сынау 3 биремнән торды, аларның беренче икесе кыска җавап таләп итте, ә менә 3нчесен үтәү өстендә уйланырга туры килде. Өченче бирем-фикерләү элементлары белән инша язу, шул ук вакытта сүзләрнең саны 150дән дә ким булмаска тиеш иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә ата-аналар аны башкарып чыкты. Быел БДИ ата-аналар өчен бишенче тапкыр үткәрелә. Узган ел имтихан тарих, быел-рус теле буенча булды", - дип билгеләп үтте Нурлат районында дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм үткәрү буенча координатор Неля Гыйззәтуллина.