Нурлат шәһәренең 4 нче мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

2021 елның 19 марты, җомга

Нурлат районының тагын бер мәктәбендә шахмат серләрен ачу мөмкинлеге булдырылды. Нурлат шәһәренең 4нче мәктәбендә шахмат зонасы тантаналы рәвештә ачылды. Нурлат шәһәре Советының депутатлар төркеме әгъзалары шахмат зоналары булдыруда актив катнашалар. Менә бүген дә шәһәр Советы депутатлары Айрат Сәхапов, Николай Блинов, шулай ук гомуммәктәп ата-аналар комитеты рәисе Айрат Миншин бу вакыйганы мәктәп укучылары һәм педагоглар коллективы белән уртаклаштылар. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлау сүзләрен шәһәр Советы депутаты Владимир Кашкаров җиткерде. Мәктәп директоры Рәмис Фәсхетдинов билгеләп үткәнчә, балалар шахмат зонасын бик теләп үзләштерәләр. "Киләчәктә шахматчылар санын тагын да арттырырга планлаштырабыз", - диде ул. Мәктәпләрдә шахмат зоналары җиһазлау «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыруны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International