Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Нуретдин улы Зартдинов бүген зур юбилеен билгеләп үтә-аңа 95 яшь тулды. Бу истәлекле вакыйга белән аны район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады. Ул ветеранга район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән җылы теләкләрен җиткерде, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырды. Линар Нурисламович Фатыйх Нуретдин улына Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм тыныч вакытта фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, аның рух ныклыгы һәм оптимизмына сокланды. Фатыйх Зардинов 1943 елның ахырында 17 яшендә армиягә алына. 1944 елдан 1 Балтыйк буе фронтының укчылар дивизиясе составында укчылар отряды командиры вазыйфасында сугыша. Өч тапкыр яралана. Җиңү көнен Балтыйк буенда каршылый. Сугыштан соң 1956 елга кадәр хәрби карьерасын дәвам итә. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Нурлатта район башкарма комитеты секретаре булып эшли, 1978 елга кадәр – РУС начальнигы, 1996 елга кадәр Октябрь райфинотделында эшли.
Сугыш ветеранын истәлекле вакыйга белән шулай ук шәһәр Советы депутаты Ралия Ханиева, Нурлат районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Разия Садретдинова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Фатыйх Нуретдин улы бүген дә көр рухлы.
"Ул илдәге вакыйгалар белән кызыксына, яңалыкларның бер генә чыгарылышын да калдырмый, барыбызга да аларны сөйли. Сугыш турында фильмнар ярата, сугыш елларындагы истәлекләре белән уртаклаша, - диде аның турында Халидә Сөләйманова. "Башка беркайчан да сугышлар булмасын. Без кичергәннәрне хәзерге буынга кичерергә язмасын", - дип теләде ветеран әңгәмә ахырында.