17 мартта шәһәр гимназиясендә "Гадел квиз" дип исемләнгән коррупциягә каршы юнәлештәге чираттагы чара булды. Бу юлы ул "Нәрсә? Кайда? Кайчан? Интеллектуаль уены форматында узды.
Аны коррупциягә каршы көрәш буенча район Башлыгының яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурста катнашучы 10 нчы сыйныф укучысы Мирослав Нефедов үткәрде. Чара кунаклары итеп шәһәр прокуроры ярдәмчесе Ирина Шувалова һәм Нурлат шәһәре Советы депутаты Николай Липатов чакырылган иде. «Мондый чаралар циклы «Бирмәскә-алмаска!» Республика Яшьләр коррупциягә каршы программасы кысаларында үткәрелә. Дәрес 10 нчы сыйныф укучылары өчен узды, киләчәктә барлык гимназистлар белән дә шундый чаралар үткәрү планлаштырыла», – дип сөйләде «Нурлат-информ» корреспондентына Мирослав Нефедов.