«Грани» үзәге « Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» дигән социаль-гуманитар проектта катнашты

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Әлеге проект Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән тыл хезмәтчәннәре турында сөйли.

1928 елның 10 гыйнварында туган Минҗиһан Минәхмәтгата кызы Садыйкова - безнең районның шундый хатын-кызларыннан берсе.

Яше 94тә булуына карамастан, ул көр кәефле, күтәренке рухлы һәм бик аралашучан. Ул сугыш башланган куркыныч көн турында хатирәләре белән уртаклашты. Аның сөйләве безнең йөрәккә дә үтеп керде, чөнки бала булулары карамастан, аларга язмыш авырлыкларын, авыр физик хезмәт һәм ачлык-ялангачлык авырлыкларын үтәргә туры килгән. Үзләренә ачлыктан интексәләр дә, алар солдатларга ярдәм итәргә, сугышка посылкалар җибәрергә тырышканнар.

Минҗиһан Минәхмәтгатовна мичтә юка итеп киселгән, пешкән бәрәңге киптерүләрен һәм 4 кг иттереп «коры паек»ка җыеп баруларын сөйли. Шулай ук оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр һәм фронтка озаталар. Кыскасы, тиздән Җиңү белән кайтырлар дип, бөтен авыл белән фронттан әти-бабайларын көткәннәр. Якты матур тормыш килер дигән өмет һәрчак өзелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International