Нурлат бердәмроссиялеләре алда торган праймеризга әзерлек турында фикер алыштылар

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Бу хакта сүз район Советында депутатлар фракциясенең киңәйтелгән утырышында барды. Нурлат муниципаль районы Советында «Бердәм Россия»партиясе фракциясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Фракция җитәкчесе Линар Маняпов җитәкчелегендә катнашучылар мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар, алар арасында иң мөһиме 2021 елның сентябрендә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар алдыннан партия эчендә тавыш бирүне үткәрүгә әзерлек булды. Линар Нурисламович билгеләп үткәнчә,  “Бердәм Россия” – сайлауларга кандидатларны ачык гомуми тавыш бирү юлы белән билгеләүче бердәнбер партия.

Алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр онлайнда да, шулай ук исәп участокларында офлайн-форматта узачак. Нурлатта сайлау участокларында тавыш бирүне оештыру планлаштырыла, алар куст принцибы буенча формалашачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, алдан тавыш бирү ачык булачак, димәк, анда ил территориясендә теркәлгән барлык сайлаучылар да катнаша алачак. Линар Маняпов бердәмроссиялеләрне Нурлат районында партия эчендәге тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды. Утырышларда "бердәмроссиялеләр" башка мәсьәләләрне дә карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International