Казаннан килгән кунаклар Нурлат районының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлеге белән таныштылар

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Бүген Нурлат районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе вәкилләре килде.

Делегация көн дәвамында Иске Әлмәт авыл җирлегендә Фәнил Гарифуллин һәм Лилия Бараболь крестьян-фермер хуҗалыкларында, Төрнәс авылында сәнәгать мәйданчыгында булдылар, «Заготпром» СПСК һәм «Промсервис»ҖЧҖ эшчәнлеге белән таныштылар.

«Заготпром»  да делегация ит эшкәртү һәм ит продукциясе җитештерү процессы белән танышты, минераль су һәм лимонад җитештерү цехында булды. Кунаклар өчен биредә «Заготпром», шулай ук «Нурлат сөте» ҖЧҖ һәм «Здоровье» ҖЧҖ продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Республика ведомстволары вәкилләре ит, сөт продукциясен һәм җирле җитештерелгән икмәк-булка эшләнмәләрен татып карый алдылар.

«Бүген без биредә   десант формасында, район предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, урта һәм кече сәнәгать мәйданчыклары эшчәнлеген карыйбыз. Без күп кенә эшкуарларның эшчәнлеге белән таныштык һәм аларның, беренче чиратта, җирле халык ихтыяҗын исәпкә алуына һәм алар өчен җитештерүләренә игътибар иттек. Шулай ук район җитәкчелегенең инвесторлар белән адреслы эшен дә билгеләп үтәргә мөмкин, һәм бу үз нәтиҗәләрен дә бирә», диде Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне үстерү департаментының эшмәкәрлекне үстерү һәм конкуренцияне анализлау бүлеге башлыгы Ильяс Галимов.

Башкаладан килгән делегациянең эш визиты район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә түгәрәк өстәл артында эшлекле киңәшмә белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International