Лаеклы бүләкне Дарья Будяшкина ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан кабул итте.
Узган атнада «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы Президиумы утырышында илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруга һәм гамәлгә ашыруга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Татарстанның милли проектлары-2020» республика фотоконкурсына йомгак ясалды.
Конкурска республиканың 45 районыннан 11 милли проект буенча 2200дән артык материал тәкъдим ителгән иде.
Традицион бәйге җиңүчеләре арасында нурлатлылар да бар. Шәһәр гимназиясе укучысы Дарья Будяшкина «Кунакка көтәбез» номинациясендә 1 нче урынга лаек булды.
Будяшкиннар гаиләсе лаеклы бүләкне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан кабул итте.