2021 елның 1 гыйнварыннан продукция керү турында ЕГАИСка эш көне дәвамында хәбәр итәргә кирәк. Элек сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә моңа өч эш көне, ә авыл җирендә — җиде көн бирелә иде. Хәзер вакыт барысы өчен дә бертөрле.
Нәрсә үзгәрде соң?
Яңа кагыйдәләр Федераль тарифлар хезмәте 17.12.2020 ел, № 397 боерыгы белән кертелде. Алар 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә һәм ассортиментында алкоголь, сыра, сидр, медовуха, пуаре һәм башка спиртлы эчемлекләр булган барлык ваклап сату кибетләренә һәм җәмәгать туклануы биналарына кагыла.
ЕГАИСка җибәрү турындагы мәгълүматларны җибәрергә кирәк булган вакыт өч эш көненнән бер көнгә кадәр кимеде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы