Шушы көннәрдә Яр Чаллыда узган „Хыялга юл“ дигән ачык турнир Нурлатның „Омтылыш“ нәфис гимнастика студиясендә тәрбияләнүчеләрнең бүләкләр копилкасын тулыландырды.
Турнир кызыклы, күпсанлы. Катнашучылар бөтен Татарстаннан: Казаннан, Яр Чаллыдан, Әлмәттән, шулай ук Нәфис гимнастика белән югары профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән. Безнең кызлар бик тырыштылар, шуңа күрә лаеклы рәвештә призлы урыннар алдылар. Мин барысы белән горурланам, алар үз өстендә эшли һәм кирәкле вакытта җыела да белә, хәер, моны эшләү аларга кайчак бик кыен булса да”, - дип белдерде Нурлат гимнасткаларының тренеры Зифа Сәгъдиева. Мактау пьедесталының беренче баскычын Эмилия Сәгъдиева яулады. Аның программасы катлаулы элементларны үз эченә алган, һәм ул аларны чиксез чиста итеп башкарган да. Самира Шәрәфетдинова, Рената Королева һәм турнирның дебютанты Таирә Бакирова көмеш призерлар булдылар. Өченче урында – Самина Хәбибрахманова, шулай ук беренче тапкыр ярышларда катнашучы Нурия Намаева һәм Милана Корчукова.