Абляскино халкы май чабу бәйрәмендә коймак белән сыйландылар, атларда йөрделәр

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Абляскино авылы халкы Масленицаны рәхәт һәм күңелле итеп билгеләп үтте. Комплекслы хезмәт күрсәтү пункты янында өлкән һәм кече яшьтәге кешеләр дә җыелды, шулай ук Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте вәкилләре дә бар иде. Барысын да тәмле коймак, самавырдан кайнар чәй белән сыйладылар. Конкурслар, спорт уеннары, викториналар үткәрелде, әйлән-бәйлән уйнадылар. Активларга призлар өләштеләр. Шулай ук атларда да йөрдек. Чөнки ат җигеп чанада әйләнеп узу бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булды. Авыл халкы бу көнне төрле төстәге тасмалар, чигүле сөлгеләр белән бизәлгән ике ат җигеп,  җырлар җырлап, авыл урамнары буйлап йөрделәр. Бу традиция балаларга аеруча ошады.

  • Авыл халкы бик тату, актив, хәтта әбиләр дә конкурсларда катнаштылар. Барысы бергә җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Шулай итеп, өлкән буынның яшьләргә традицияләрне тапшыруы,  бигрәк тә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бик әһәмиятле, – дип билгеләп үтте бәйрәмне оештыручы-Урта Камышлы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Валентина Гаврилова. Бәйрәм ахырында традиция буенча кыш символы – карачкыны яндырдылар. Шулай рәвешчә,  авыл халкы кыш белән саубуллашты һәм язны каршылады.

Ә инде дүшәмбедән православие динендәгеләр Бөек уразага керделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International