“Эсперанса” ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналында чыгыш ясаячак

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Ольга Ильина җитәкчелегендәге «Эсперанса» эстрада бию ансамбле Чирмешәндә «Созвездие-Йолдызлык 2021» республика фестиваленең зона этабында җиңү яулады. Ул 17 апрельдә Казанның «Уникс» концертлар залында узачак фестивальнең суперфиналында чыгыш ясаячак һәм «Хореография» номинациясендә күп санлы бию коллективлары белән ярышачак.

  • Быел без фестивальдә ике бию тәкъдим итәчәкбез. Аларның берсе - «Ай, былбылым» татар халык җырына «Тынычлык» биюен тәкъдим итәбез. Исеменнән күренгәнчә, анда кешегә хас булган тынычлык, мәрхәмәтлелек чагыла. Икенче бию «Без бергә» дип атала. Аңа җыр эзләгәндә, Мин социаль челтәрләр аша менеджер Дина Гарипова янына мөрәҗәгать иттем һәм безнең чыгышыбыз өчен аның бер җырын алырга теләвебезне әйттем. Ул безгә әле бер мәртәбә дә башкарылмаган «Алга, Татарстан» җырын тәкъдим итте. Берничә жанрны берләштергән әлеге композиция энергияле, якты бию куярга мөмкинлек бирде. Биюләрне фестивальнең зона турына өч атна кала әзерләдек”,- дип уртаклашты хореограф Ольга Ильина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International