Яшь нурлатлылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар яуладылар

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Узган атна Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары өчен төрле дәрәҗәдәге ярышларга һәм җиңүләргә бай булды.

Кикбоксинг. Яшь кикбоксер Искәндәр Шәяхмәтов Саратовта узган Идел буе федераль округы беренчелегендә 3 нче урынны яулады. Анда Россиянең 11 регионыннан 600ләп яшь кикбоксер катнашты. Татарстан командасы составына Нурлаттан ДОСААФ базасында тренер Евгений Казаевта шөгыльләнүче 3 яшь спортчы керде.

Көрәш. Спорт мәктәбенең яшь көрәшчесе Ринас Гозәеровка Баулы районы Башлыгы призына үткәрелгән ачык беренчелектә уңыш елмайды. Ул 2009-2010 елларда туган егетләр арасында 40 кг авырлык категориясендә 2 нче урынны яулады. Ринас көрәш белән Рәмис Гозәеров җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Самбо. 12-14 март көннәрендә яшь нурлатлылар 2007-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Болгарда узган Татарстан беренчелегендә катнаштылар. Ярышларда Илшат Әһлиуллин һәм Әсләм Кәбиров җитәкчелегендә самбо серләренә өйрәнүче Анастасия Миронова 1 нче урынны яулады һәм сентябрь аенда Казанда узачак Россия беренчелегендә катнашу хокукын алды.

Йөзү. Чистайда узган «Кама аръягы лидеры» йөзү буенча республика турнирында яшь спортчылар 5 медаль яулады. Анастасия Шикова 200 метрга комплекслы йөзүдә җиңде, ә менә Роман Мещанкин ирекле стильдә һәм комплекслы йөзүдә 2 һәм 3 нче урыннарны яулады. Олег Птичкин-2 нче, Александр Имуков 3 нче урында. Алар йөзү белән тренерлар Илсур Нәбиуллин, Наталья Горшкова һәм Ленар Фәтхетдинов кул астында шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International