Нурлатлылар чуваш мәдәниятенең I Төбәк фестиваль-конкурсында беренчелекне алдылар

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

​​​​​​​«Туган тел-халык рухы» чуваш милли мәдәниятенең I Төбәк фестиваль – конкурсы Нурлат артистларына яңа җиңүләр алып килде. «Чишмә» чуаш җыры халык ансамбле, Олеся Елифанова һәм бертуган Волковаларның триосы фестиваль жюрисы тарафыннан 1 дәрәҗә лауреат дип табылды.

«Туган тел-халык рухы» төбәк фестиваль – конкурсы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

Ул Менделеевск районының Татар Чаллысы авылында  республиканың 7 районыннан катнашучыларны җыйды. Җиңүчеләрне Менделеевск районы Башлыгы Валерий Чершинцев бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International