«Татарстан Республикасында Чуваш милли-мәдәни мохтәрияте» төбәк иҗтимагый оешмасы соңгы 3 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты. XI хисап-сайлау конференциясе гадәттәгечә Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының концерт залында узды. Көн тәртибен ачып, автономия эшчәнлеге турында хисап доклады белән иҗтимагый оешма рәисе Дмитрий Самаренкин чыгыш ясады. Конференция барышында делегатлар оешманың Уставындагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар, совет, ревизия комиссиясе әгъзаларын, автономия рәисен һәм Рәис урынбасарларын сайладылар. Тавыш бирү барышында Дмитрий Самаренкин рәис вазыйфасына яңадан сайланды. Яңа совет составына шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Ягудин, Нурлат районының Чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Галина Терентьева, ТР ЧНК каршындагы Татарстан чуваш язучылары берлеге әгъзасы Андриян Григорьев та сайланды.