Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 14 мартта кичке 6дан 15 март кич сәгать 6га кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
2021 елның 15 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
күз күременең 500-1000 метрга кадәр начараюы,буран;
көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил (Казанда секундына 18 метрга кадәр);
бозлавык;
көнбатышта төнлә көчле кар;
юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
Буран чыкканда:
Шуымый торган һәм уңайлы аяк киеме кияргә киңәш ителә. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә.
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә. Күз күреме начарайган очракта, җирлектә ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә.
Буран һәм көчле җил юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Тәртипсез маневрлар ясаудан һәм хәрәкәт итү вакытында юлда кискен туктап калудан сакланырга, юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә.
Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр Сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүмәшегез.
Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә.
Машина йөртүчеләргә:
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
Җил көчәйгәндә: