Шушы көннәрдә Чирмешәндә Республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлау туры узды. "Созвездие - Йолдызлык 2021" XXI республика фестиваленең зона этабында Ольга Ильина җитәкчелегендәге "Хореография" номинациясендә "Эсперанса" эстрада биюе ансамбле һәм "Конферанс" номинациясендә Иван Маликов катнашты. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча "Эсперанса" хореография коллективы бүген булачак гала-концертка узды.