Агымдагы елның язында Россиянең барлык төбәкләрендә кече бизнесны исәпкә алу узачак.
Росстат оештырган чираттагы исәпкә алу кампаниясе безнең районда кемгә кагылачак? Анда катнашу тәртибе нинди? Анда катнашмаучыларга нәрсә яный? Шушы сораулар белән Без Әлмәт шәһәренең (Нурлат шәһәрендә) дәүләт статистикасы бүлеге баш белгеч-эксперты Сирень Садыйковага мөрәҗәгать иттек.
«Мондый икътисади халык санын алу кече һәм микропредприятиеләр, шәхси эшмәкәрләрнең ничек яшәвен, аларның нинди проблемалар белән очрашуын белү өчен 5 елга бер тапкыр уздырыла", - диде ул.
Халык санын алу нәтиҗәләре буенча дәүләт ярдәме программасы кабул ителәчәк. Бүгенге көндә Россиядә шундый предприятиеләрнең 75% ы һәм 15 миллион кеше кече бизнеска карый. Нурлат районында 1251 кече эшмәкәрлек субъекты эшләп килә, алар арасында юридик затлар да, крестьян-фермер хуҗалыклары да бар. Халык санын алуда катнашу өчен 1 апрельгә кадәр анкетаны электрон рәвештә тутырырга кирәк. Аны тутыруның берничә ысулы тәкъдим ителә:
дәүләт хезмәтләре Порталы аша (расланган язмасы булганда)
Росстатның интернет-сайтында (электрон цифрлы имза булганда)
Тутырылган анкеталарны эшмәкәрләр безгә кәгазь вариантта Совет ур., 117, 41 нче кабинет адресы буенча җибәрә алалар.
Кече предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен аерым анкеталар эшләнгән.
Мәсәлән, шәхси эшмәкәрләр «1-эшмәкәр», кече предприятиеләр – «МП-сп»формасындагы хисап бирергә тиеш. Анкетаны тутыру күп вакыт таләп итмәячәк.
Анда хезмәткәрләр санын, гомуми табышны, төп чаралар һәм инвестицияләр турында мәгълүматны, юридик затларга яңа төр продукция җитештерү турында мәгълүматны һәм башкаларны күрсәтергә кирәк булачак.
Конфиденциальлек гарантияләнә, барлык мәгълүмат гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.
Исегезгә төшерәбез, шәхси эшмәкәрләргә хисапларны вакытында тапшырмаган өчен – 20 000, юридик затларга 70 000 сумга кадәр штраф салына.
Шуңа күрә моның белән озакка сузмаска киңәш итәбез.
Барлык сорауларыгызны 2-07-08, 2-07-07 телефоннарына шалтыратып бирә аласыз.