Нурлат районы язгы ташуга әзер

2021 елның 14 марты, якшәмбе

Район елгаларында язгы ташкынның башлануы апрельнең беренче декадасында фаразлана. Нурлат районында су басу мөмкин булган зонага 6 торак пункт – Киекле, Заречный, Мамык, Төрнәс, Якты Күл, Якушкино, шулай ук Үрнәктә Зур Чирмешән елгасы аша салынган күпер керә. "Социаль яктан әһәмиятле, шулай ук мөмкин булган су басу зонасына икътисад, автомобиль юллары һәм гидротехник корылмалар эләкми. Район территориясендә Якушкино авылы янындагы Аксумла елгасында боз тыгылып куркыныч туардай су басу участогы бар. Монда күпер астында бозны карау һәм кисәкләргә вату, кисү буенча эшләр планлаштырылган",-диде 125 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары Рушан Йосыпов. Боз кузгалуның якынча вакыты-7 апрель, дип хәбәр ителә. Боз китү авырлашкан участокның озынлыгы якынча 10 метр тәшкил итә. Язгы ташуга әзерлек кысаларында су басу ихтималы булган торак пунктларда вакытлы 6 гидропостлар булдырылган. Алар сулыкларда су дәрәҗәсенең үзгәрүенә мониторинг алып барачак. Моннан тыш, халыкка ашыгыч рәвештә хәбәр итү өчен 3 сиреналы-хәбәр итү җайланмасы урнаштырылган. «Язгы ташуга каршы чараларны үтәү өчен 199 кеше һәм 68 берәмлек техника әзерләнде", - диде Рушан Йосыпов. Территория ярдәмче системасының көчләре һәм чаралары язгы ташу суларын авариясез үткәрүгә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өчен әзер. Кар күп булуын исәпкә алып, коммуналь хезмәтләргә һәм шәхси секторда яшәүчеләргә язгы ташуга әзер торырга кирәк. «Кар катламының биеклеге 49 сантиметр тәшкил итә, бу нормадан 16 сантиметрга югарырак, туфракта туң тирәнлеге – 80 сантиметр», – диде Чулпан метеостанциясе агрометеорологы Александр Матвеев. Аның сүзләренә караганда, әгәр яз бердәм булса, көчле су басуны көтәргә кирәк. Мартның беренче декадасы тотрыклы һава торышы белән характерлана. Көндезге сәгатьләрдә акрынлап кар эри, әмма яуган явым-төшемнәр кар катламы биеклеген генә арттыра. Матвеев шулай ук кыш дәвамында җылыну күзәтелүен билгеләп үтте: 24 һәм 25 гыйнвар, 4, 5, 6 февраль көннәрендә көн җылы булды, кар эреде. Әмма кар биеклеге әле шактый югары кала. Узган ел 10 мартка кар катламы 20 сантиметр калынлыкта иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International